Библиографик дәрес “Китапның барлыкка килү тарихы”

2024 елның 2 ноябре, шимбә

25 октябрь көнне Чишмәбаш авылы китапханәсендә “Кояшкай” балалар бакчасының зурлар төркеменә йөрүче балалар белән “Китапның барлыкка килү тарихы” дигән темада библиографик сәгать үткәрелде. Китапханәче балаларга китапның барлыкка килү тарихы турында сөйләде, иң беренче китап ташка кырып язылган, аннан балчык шакмакчыкларына уеп язылган язулардан торганлыгын аңлатты. Балалар шулай ук китапны ничек табарга икәнен белделәр, китапханә һәм китап белән эш итү кагыйдәләре белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International