Конкурс Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче, оештыру-хокукый рәвешләренә карамастан коммерцияле яисә коммерциягә карамаган оешмаларда яисә Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан югары белем бирү мәгариф оешмаларында эшләүче яисә югары белем бирү оешмаларында белем алучы Россия Федерациясе гражданнары арасында уза.
Конкурс унике тармак номинациясе һәм өч яшь категориясе («булачак инженерлар», «яшьлек, уңыш, перспектива», «тәҗрибә, казанышлар, компетентлылык») буенча ике турда уздырыла, соңгысы конкурс эшләрен яклап, көндезге семинар формасында агымдагы елның декабрендә узачак.
Конкурста җиңүчеләр Татарстан Республикасы җитәкчелеге тарафыннан билгеләп үтеләчәк һәм Россия Федерациясенең алдынгы инженерлык үзәкләре инфраструктурасыннан файдаланып стажировка узу мөмкинлеге алачак.
Конкурста катнашу өчен 12.11.2024 елга кадәр конкурсның рәсми сайтында гариза бирергә кирәк https://инженергодарт.рф яисә документлар комплектын Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының эш башкару һәм контроль бүлегенә түбәндәге адрес буенча җибәрергә: 420111, Казан ш., Островский ур., 4 й.
Конкурста катнашкан өчен оештыру кертеме алынмый. Барлык кирәкле мәгълүмат Конкурсның рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы сайтында урнаштырылган https://mpt.tatarstan.ru/respublikanskiy-konkurs-inzhener-goda.htm.