Яшьләр арасында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау

2024 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

3 ноябрь көнне Зур Кукмара авылы китапханәсендә "Яшьләр арасында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау" темасына профилактик әңгәмә үткәрелде. Китапханәче террорчылыкның барлыкка килү тарихы, террорчылык куркынычы туганда һәр кешегә белергә кирәк булган гамәлләр, һәм Россиянең терроризмга каршы көрәштәге роле турында сөйләде. Балаларга шулай ук террорчылык акты янаган очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм куркынычсызлык таләпләре, һәрвакыт уяулык һәм сак булуның мөһимлеге турында аңлатты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International