Һәркемнең үз кечкенә туган ягы бар – шәһәр, авыл, урам, йорт. Бу урын безгә бик кадерле һәм безнең тарихыбыз белән бәйле. «Безнең авыл, без аны сакларга тиеш» күргәзмәсенә багышланган чарада китапханәче кечкенә туган якның әһәмияте турында сөйләде. Ул авылның тарихы, беренче күчеп килүчеләр, предприятиеләр һәм танылган шәхесләр турында таныштырды.