19 ноябрьдә С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә Рәмзия Гарифуллина Ч.Т. Айтматов исемендәге 1нче гимназиянең 3б сыйныф укучылары өчен Кыш Бабайның туган көненә багышланган «Ул – тылсымнар патшасы» дигән уен программа үткәрде. Балалар Кыш бабайның әкияти тарихы белән танышты, аның турындагы әдәби әсәрләрне искә төшерде, викторина сорауларына җавап бирде, табышмаклар чиште, уеннарда катнашты. Чара китапларга күзәтү һәм мультфильмнар карау белән тәмамланды.