20 ноябрьдә, Әниләр көне алдыннан, "Салават купере" иҗат берләшмәсенең чираттагы утырышы булды. Клуб җитәкчесе Саттарова Л. Р. “Тормыш яме, яшәү чыганагы - әниләр!”дигән әдәби сәгать үткәрде. Чара барышында Лилия Рәис кызы катнашучыларны Әниләр көне белән котлады, бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында сөйләде. Кунаклар мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр, конкурста катнаштылар. Чараның икенче өлешендә катнашучылар әниләре турында язган шигырьләре белән чыгыш ясадылар.