20 ноябрьдә С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә Ч.Т.Айтматов исемендәге 1 нче гимназиянең 6а сыйныфы укучылары өчен Алевтина Асанова Бөтендөнья бала хокуклары көненә багышланган «Закон иленә сәяхәт» дигән танып белү сәгате үткәрде. Балалар законнар иле буйлап мавыктыргыч сәяхәт итте, анда үзләренең хокуклары һәм бурычлары турында, төрле тормыш ситуацияләрендә үзеңне ничек тотарга һәм нинди очракларда закон ярдәменә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген белде, Бала хокуклары турындагы конвенция белән танышты. Чара китапларга күзәтү һәм видеоролик карау белән тәмамланды.