19 ноябрьдә, «Пушкин картасы» проекты кысаларында, хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Саттарова Л.Р., К.Ф. Шакиров исемендәге Зур Сәрдек гимназияның 9-10 нчы сыйныф укучылары өчен, «Ватан сулышын саклап» исемле туган якны өйрәнү сәгате үткәрде. Әлеге чара барышында укучылар язучылар иҗатында туган як темасының яктыртылу үзенчәлекләрен өйрәнделәр. Язучылар иҗаты, туган як турында викторина сорауларына җавап бирделәр. Туган як турында шигырьләр, җырлар тыңладылар.