Эшлекле уен: «Минем һөнәри юлым»

2024 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

20 ноябрь көнне Б. Сәрдек авылы гимназиясенең өлкән сыйныф укучылары өчен үзәк китапханә китапханәчесе Саттарова Л.Р. «Минем һөнәри юлым» дигән эшлекле уен үткәрде. Чара башында китапханәче катнашучыларга һөнәрләрнең күптөрлелеге һәм аларның кешеләр өчен әһәмияте, шулай ук аны сайлаганда нәрсәләргә юнәлеш тотарга кирәклеге турында сөйләде. Балалар «Дөньяның иң гадәти булмаган һәм кызыклы һөнәрләре» дигән презентацияне карадылар, «һөнәрнең исемен аңлатып бир», «һөнәрне тасвирлап бел», «һөнәрне данлаучылар» дигән конкурсларда, «Кешенең һөнәре нинди»дигән уенда катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International