Татарстанлылар министрлыклар өчен 2025 елга төп максатларны билгеләячәк

2024 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталында 2025 елга Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы өчен иҗтимагый максатлар һәм бурычлар сайлау буенча тавыш бирү уздырыла – https://open.tatarstan.ru/polls/. шулай ук «ТР Хезмәтләре»мобиль кушымтасы аша да тавыш бирергә мөмкин. Тавыш бирү 7 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Халыкка экспертлар тәкъдим иткән вариантлардан сайлап кына калмыйча, үз идеяләрен дә кертергә мөмкинлек бирелә. Иң зур хуплау алган максатлар декабрьдә министрлыкның Иҗтимагый Советының җәмәгатьчелек вәкилләре белән берлектә узган киңәйтелгән утырышында каралачак. Фикер алышу йомгаклары буенча 2025 елга Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы эшчәнлегенең 5-7 төп юнәлеше билгеләнәчәк.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, дәүләт башкарма хакимияте органнарының максатларын һәм бурычларын ачык формалаштыру һәм аларның үтәлешенә җәмәгать контроле проекты Татарстанда 2018 елдан бирле гамәлдә. Ел саен Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы билгеләгән экспертлар төркемнәре киләсе елга алты министрлыкка максатлар һәм бурычлар буенча тәкъдимнәр әзерли. Шуннан соң бу тәкъдимнәр айлык иҗтимагый онлайн-тавыш бирүгә чыгарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International