28 ноябрьдә уку залы китапханәчесе Г.Ф. Заһидуллина, "Шәфкать" үзәгендә тернәкләнү узучы балалар өчен, «Татарстан Республикасы Флагы» дигән әнгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында китапханәче балаларга республика флагы барлыкка килү тарихы, триколор төсләренең нәрсә аңлатуы, флагның нинди очракларда күтәрелүе турында сөйләде.