2024 елның 30 ноябрендә һәвәскәр командалар арасында «Йолдызлар Кубогы»на хоккей буенча турнир узды. Турнирда Кукмарадан «ВКХ», Казаннан «РАДОГОСТ», «Чайка», «Фемида», Сосновкадан «Витязь», Бөгелмәдән «Бөгелмә» командалары катнашты. Уеннар нәтиҗәләре буенча «Бөгелмә» командасы-3 нче, «Фемида» командасы-2 нче, турнирның җиңүчесе «Радогост» командасы булды.
«Иң яхшы капкачы» номинацияләрендә Артур Мөхәммәтҗанов (Радогост), «Иң яхшы сакчы» номинациясендә - Ленар Мөлеков (Фемида), «Иң яхшы һөҗүмче» номинациясендә - Артур Миндубаев (Чайка), «Иң яхшы бомбардир» номинациясендә - Рәниф Гыймадетдинов (Витязь), «Иң яхшы уенчы» номинациясендә - Илдар Акимбитов (Бөгелмә), «Иң кыйммәтле уенчы» номинациясендә - Сергей Димитриев (ВКХ).
Призерлар һәм иң яхшы уенчылар кубоклар һәм «Кукмара металл савыт-саба заводы» истәлекле призлары белән бүләкләнделәр.