Аның язмышы - халык язмышы (әдәби кичә)

2024 елның 6 декабре, җомга

6 нчы декабрь көнне  үзәк китапханә китапханәчесе Саттарова Лилия Рәис кызы һәм балалар китапханәсе китапханәчесе Гарифуллина Рәмзия Альберт кызы, Кукмара шәһәренең Ч.Т.Айтматов исемендәге гимназияның урта һәм югары сыйныф укучылары өчен, дөньякүләм танылган язучы, республикабыз өчен генә түгел, районыбыз өчен дә горурлык булган язучы Чыңгыз Айтматов һәм аның әнисе Нәгыймә ханым тырында “Аның язмышы - халык язмышы” дигән әдәби кичә үткәрделәр.

Кичә барышында китапханәчеләр укучыларны Ч.Айтматовның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдылар. Язучының әнисе, тамырлары белән безнең районнан булган Нәгыймә ханым турында бай, эчтәлекле  мәгълүмат җиткерделәр. Кичә  гимназия укучылары башкаруында әниләр турындагы  матур җырлар һәм шигырьләр белән үрелеп барды. Шулай ук язучы, аның иҗаты турында электрон презентация күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International