10 декабрьдә, инвалидлар декадасы кысаларында, уку залы китапханәчесе Г. Ф. Заһидуллина, «Шәфкать» үзәгендә тернәкләнү узучы балалар өчен, «Яхшылыкны әйләнә буенча бир», дигән уен программасы үткәрде. Чара барышында балалар конкурсларда, уеннарда, викториналарда актив катнаштылар.