2024 елның 9 декабрендә баш инженер Илфат Харрасов хезмәткәрләргә үткәрү режимының көчәюе турында мәгълүмат бирде һәм авария хәлендәге эвакуация юлларының торышына, янгын сүндерү чараларының төзеклегенә, хәбәр итү системаларының эшкә сәләтлелегенә аерым игътибар биреп, гадәттән тыш хәл килеп чыкканда гамәлләр буенча өстәмә инструктаж үткәрде.