Монда ремонт-торгызу эшләре «җәмәгать пространстволарын үстерү» программасы нигезендә башкарыла.
Проект «Кукмара үзәк район хастаханәсе» ДАССОның Ворошилов урамында урнашкан территориясен үстерүне күздә тота.
Хастаханә тирәсендәге территорияне яңа функциональ зоналар белән тулыландырдылар. Шулай ук хастаханә янында җәяүлеләр юллары челтәре төзелгән, ул халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәренең хәрәкәтен җиңеләйтергә тиеш. Хастаханә территориясендә саф һавада сәламәтләндерү практикалары өчен тематик зоналар, керү, көтү һәм ял итү зоналары, балалар мәйданчыгы барлыкка килде.
Ремонт эшләрен башлар алдыннан бетон өслеген салдырып, участокны чистартканнар. Тротуарны гранит плитә белән түшәделәр, ул озак хезмәт итәчәк. Баганалардагы яктыртуны яңарттылар. Якын арада урам ягында светофор эшли башлаячак. Монда автомобильләрне парковкалауны тыя торган яңа юл билгеләре куелган, шулай ук Майская урамында яңа парковка урыннары барлыкка килүен билгеләп үтәргә телибез.
Шулай итеп, үзәк хастаханә территориясен төзекләндерүне киләсе елда дәүләт программасын финанслау хисабына тәмамлау планлаштырыла.