Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Р.М. Зарипов исемендәге Яныл урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесендә ГТО отличие билгеләре белән бүләкләү тантанасы узды. Барлык сынауларны уңышлы узган мәктәп укучылары лаеклы бүләкләр алдылар. Мәктәп администрациясе үз спортчылары белән чын күңелдән горурлана һәм аларга алга таба уңышлар, яңа җиңүләр һәм нык сәламәтлек тели!