25 декабрь көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Тәскирә Харис кызы, үзәк катапханәдә “Сөембикә” клубы әгъзалары өчен “Саумы, Сөембикә!” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Китапханәче журналның тарихы белән таныштырып үтте. Чара барышында килгән кунаклар “Уңган гаилә”, “Тату гаилә” төркемнәренә бүленеп кызыклы биремнәр үтәделәр. Мөхәмәтнурова Нурия апа үзенең йөрәк җылысы белән башкарган кул эшләре белән таныштырды. Мәдәният йорты хезмәткәре Әлфинур Юнусова башкаруында моңлы җырлар яңгырады. Әлеге матур бәйрәм чарасы чәй өстәле артында дәвам итте.