Халык шагыйре С.Хәким иҗатына багышланган методик эшкәртмә

2013 елның 30 октябре, чәршәмбе

Кукмара куппрофильле лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җиһаншина Зөмәрә Нихат кызы Халык шагыйре С.Хәким иҗатына багышлап методик эшкәртмә төзеде. Әлеге эшкә багышланган презентация-конференция 25 нче октябрьдә С.Хәкимнең туган авылы  - Әтнә районы Күлле-Киме авылындыгы С.Хәким музеенда узды. Чарада республикабызның күп кенә районнарыннан татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. Китапның әһәмияте һәм кирәклеге билгеләп үтелде. Әтнә районы мәгариф бүлеге Җиһаншина Зөмәрә Нихат кызына әлеге хезмәте өчен Мактау грамотасы тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International