21 нче гыйнвар көнне Манзарас авылы мәдәният йортында якташыбыз, татар әдәбиятының күренекле вәкиле, прозаик, шагыйрә, публицист, мөгаллимә Рифә Рахманның “Татар кызы” романын тәкъдим итү, яктырту һәм пропагандалау максатыннан оештырылган, республикакүләм фәнни-гамәли конференция үтте.
Конференциядә укытучылар, укучылар, китапханәчеләр, әдәбият, сәнгатьне үз итүчеләр, Рифә Рахман иҗатын яратып укып баручылар, башкалабыз Казаннан кайткан Рифә Рахманның иҗатташлары катнашты. Чарада “Татар кызы” романы буенча язылган чыгышлар укылды, әсәр турында укучыларның фикерләре яңгырады. Соңыннан конференциядә актив катнашучылар бүләкләнде.