Казан дистанциясе җитәкчелеге машина йөртүчеләргә тимер юл аша үткәндә уяу булуларын сорап мөрәҗәгать итә.
Юл йөрү кагыйдәләрен бозу һәм алар аркасында килеп чыккан бәрелешләр сезнең тормышыгызны гына түгел, тимер юл транспорты хезмәтләреннән файдаланучы меңләгән пассажирның гомерен дә куркыныч астына куя.
Аның нәтиҗәсе фаҗигале булырга мөмкин: кеше үлеменнән алып, ташыла торган йөкнең төренә карап, экологик һәлакәткә кадәр.