7 февраль көнне уку залы китапханәчесе Салимова Т.Х. социаль ярдәм үзәге “НАЗ” да ял итүче пенсионерлар өчен шагыйрь, язучы-прозаик, драматург Фәнис Гатаулла улы Яруллин иҗатына багышланган “Мин тормышны яратам” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Китапханәче шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырып үтте. Чара барышында ял итүчеләр Фәнис Яруллинның шигырьләрен тыңладылар. Биредә дәваланучылар шагыйрь сүзләренә язылган “Иң гүзәл кеше икәнсез”, “Сөялдем сөяннәргә” жырларын видео-язмадан тыңладылар.