Әдәби кичә “Каюм Насыйри хезмәтләрендә хикмәтле сүзләр” (К.Насыйриның тууына 200 ел).

2025 елның 14 феврале, җомга

14 февраль көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х., социаль ярдәм үзәге “НАЗ” да ял итүче пенсионерлар өчен,  мәгърифәтче,тарихчы,этнограф,тел белгече һәм әдип Каюм (Габделкаюм)  Габденнасыйр улы Насыйри иҗатына багышланган “Каюм Насыйри хезмәтләрендә хикмәтле сүзләр” дип исемләнгән әдәби   кичә үткәрде.Китапханәче олуг мәгрифәтченең тормыш юлы,иҗаты белән таныштырып үтте. Чара барышында ял итүчеләр  әдипнең төрле фәннәргә багышланган хезмәтләре белән танышып үттеләр   Әлеге чара ахырында китапханәче Каюм Насыйриның иҗаты турында “Мәдәни җомга”,  “Шәхри Казан” газетасы, “Идел” җурналы битләрендә басылып чыккан мәкаләләргә күзәтү ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International