Кукмара районы прокуратурасы Самара өлкәсенең элек хөкем ителмәгән 43 яшьлек кешесенә карата гаепләү бәяләмәсен раслады. Ул РФ Җинаять кодексының 159 маддәсенең 2 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепләнә (гражданинга зур зыян китереп, мошенниклык).
Эш материаллары буенча, гаепләнүче кәрәзле телефон ярдәмендә Интернет челтәрендә «Авито» сайтына Видеокарта сату турында белдерү урнаштырган. Ир-ат башта Сату шартлары буенча үз йөкләмәләрен үтәргә ниятләмичә, 2024 елның 22 августында үзенең банк картасына 60000 мең сум күләмендә акча алган, алынган акчалар белән үзе теләгәнчә эш иткән.
Ир-ат үз гаебен таныган, зыянны тулы күләмдә каплаган.
Җинаять эше асылы буенча карау өчен Кукмара судына җибәрелгән.