19 февраль көнне С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә “Ләйсән” балалар бакчасының өлкән төркеме балалары өчен Фирдания Закирова «Туган телем – иркә гөлем!» дигән әдәби сәгать үткәрде. Ул балаларны туган тел көне тарихы, татар халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре, халык авыз иҗаты китаплары белән таныштырды. Балалар төрле уеннарда катнашты, табышмаклар чиште, “Туган тел” җырын башкарды. Чара китапларга күзәтү белән тәмамланды.