Әйтер сүзләр калган әле...” Мәхмүт Исмәгыйлевның шәхси күргәзмәсе һәм иҗат кичәсе

2025 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

20 нче февраль көнне Кукмара туган төбәкне өйрәнү музеенда якташыбыз, рәссам, Татарстан Республикасының рәссамнәр берлеге әгъзасы Мәхмүт Исмәгыйлевның “Әйтер сүзләр калган әле...” дигән шәхси күргәзмәсен ачу һәм иҗат кичәсе үткәрелде. Әлеге чарага Мәхмүт аганың иҗатын яраткан, үзен якын иткән, гомумән сәнгатькә гашыйк кешеләр җыелган иде. Китапханәче Саттарова Лилия Рәис кызы килгән кунакларны Мәхмүт Исмәгыйлевның тормышы, иҗаты, рәссам һәм шагыйрь буларак иҗат үзенчәлекләре белән тирәнтен таныштырды. Әлеге чарага килгән һәркем Мәхмүт Исмәгыйлевның  күргәзмәсе белән танышып, аның иҗаты турында үз фикерен җиткерде.

Шулай ук әлеге кичәдә районыбызның балалар сәнгать мәктәбенә йөрүче балалар, музыка мәктәбе укытучылары, авылдашы Зөлфия ханым тарафыннан җырлар башкарылды. Китапханәчеләр һәм актив китап укучылар Мәхмүт Исмәгыйлев иҗат иткән шигырьләр белән килгән кунакларны таныштырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International