2025 елның 23 февралендә һәвәскәр командалар арасында Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган хоккей турниры булды. Турнирда «Единство»,«Олимп» Кукмарадан, Зур Кукмараның «Большак» командалары катнашты. Уеннар нәтиҗәләре буенча өченче урынны «Олимп» командасы алды, икенче урында – «Большак», беренче урында –«Единство».Призерлар медальләр һәм истәлекле призлар белән бүләкләнделәр.