Кукмара районы прокуратурасы элек хөкем ителгән 38 яшьлек җирле кешегә карата җинаять эше буенча гаепләү бәяләмәсен раслады. Ул РФ Җинаять кодексының 119 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепләнә (үтерү белән янау яки сәламәтлеккә авыр зыян китерү).
Эш материалларына караганда, 2024 елның 16 декабрендә кич белән Кукмара районының Лубян авылында исерек хәлдә ир-ат әтисе белән җәнҗал куптарган. Ачуланышу вакытында гаепләнүче ир-атка электр чәйнеге белән кизәнгән һәм үтерү белән янаган.
Ир-ат үз гаебен тулысынча таныды.
Җинаять эше асылда карау өчен мировой судка җибәрелгән.