Әдәби сәгать “Ярдәмең берлән синең”

2025 елның 24 феврале, дүшәмбе

21февраль көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х. үзәк  китапханәдә,  “Сөембикә” клубы кунаклары өчен, Халыкара туган тел көненә багышланган, “Ярдәмең берлән синең ” дигән әдәби сәгать үткәрде. Китапханәче бәйрәмнең тарихы, килеп чыгышы турында сөйләде. Чарага килгән кунаклар  “Туган тел”, “Яшьлек “төркемнәренә бүленеп кызыклы биремнәр үтәделәр.  Шагыйрь Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллин,  шагыйрә Сания Әхмәтҗанова шигырьләрен сөйләделәр, ретро җырлар башкардылар. Якташ шагыйребез, “Килегез Кукмарага” китабы авторы Харис абый Мостафин туган телгә багышланган  шигырьләрен укып үтте.   Мәдәният йорты хезмәткәре Әлфинур Юнысова, күренекле җырчы Рәшит Ваһапов  репертуарындагы “Умырзая” җырын башкарды. Чара ахырында килгән кунаклар бергәләп татар халкының гимнына әйләнгән “Туган тел” җырын башкардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International