21 февральдә Татарстан Республикасы спорт министрлыгының Актлар залында республиканың муниципаль берәмлекләре белән «Татарстан республикасында ГТО үсеше»темасына семинар-киңәшмә узды.
Район спорт бүлекләре хезмәткәрләрен ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, ТР Спорт министры урынбасары Илдар Садриев, ТР буенча «Хезмәткә һәм оборонага әзер» ТИО рәисе Эдуард Иванов һәм башкарма директор Артур Сабитов сәламләде.
Чара барышында белгечләр өчен комплексны мәгълүмати яктырту һәм салым хисабы буенча лекцияләр узды. Яңа система буенча укытуны ГТО федераль операторы вәкиле үткәрде.
«Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы чаралары «физик культура һәм спортны үстерү»дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.