Кукмара районы прокуратурасы 26 яшьлек җирле кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Ул РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепләнә (исерек хәлдә булган, административ җәзага тартылган зат белән автомобиль йөртү).
2024 елның 12 ноябрендә кич белән исерек хәлдә булган ир – ат полиция хезмәткәрләре тарафыннан Кукмара районы Түбән Казаклар авылының М.Җәлил урамында 21053 нче ВАЗ автомобиле руле артында тоткарланган.
Документларны тикшергәндә ачыкланганча, 2023 елның августында исерек машина йөртүче РФ КоАП 12.8 маддәсенең 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылган.
Ир-ат үз гаебен тулысынча таныды.
Суд, прокурор фикерен исәпкә алып, аңа 120 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләде, транспорт чарасы белән идарә итү белән бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан 1 ел 10 айга мәхрүм ителде. Автомобиль конфискацияләнгән һәм дәүләт милкенә әйләндерелгән.
Хөкем карары законлы көченә кермәде.