Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы мәгълүматына бәйле рәвештә, Кукмара муниципаль районы башкарма комитеты Сезгә «Россия экспорт үзәге» АҖ («РЭЦ»АҖ) линиясе буенча дәүләт ярдәме алуга гаризалар кабул итә башлау турында хәбәр итә. Әлеге ярдәм сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы (азык-төлек) продукциясен транспортлау чыгымнарын компенсацияләүгә юнәлдерелгән.
Сездән әлеге программада катнашуыгызны һәм дәүләт ярдәме алуга гаризалар җибәрүегезне сорыйбыз. Ярдәм күрсәтү шартлары һәм гаризалар бирү тәртибе турында тулырак мәгълүмат «РЭЦ» АҖ сайтында һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында бар.”
1) 27.02.2025 елдан 15.08.2025 елга кадәр авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек продукциясен транспортлауга дәүләт ярдәме алуга гаризалар кабул ителә башлый.
Хезмәт күрсәтү шартлары белән түбәндәге сайтта танышырга мөмкин: https://www.exportcenter.ru/services/spetsialnye-programmy-po-podderzhke-eksporta/agro-industrial-complex/gospodderzhka-transportirovka-tovarov-apk/.
«Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды» коммерциягә карамаган микрокредит компаниясенең экспортны яклау үзәге (алга таба – Үзәк) АПК продукциясен Экспортерлар өчен WhatsAppта мәгълүмат чаты булдырды https://chat.whatsapp.com/L1UlYjGbAim1Dx0hay5w0x.
2) 28.02.2025 елдан 24.03.2025 елга кадәр сәнәгать продукциясен транспортлауга дәүләт ярдәме алуга гаризалар кабул ителә башлый.
Хезмәт күрсәтү шартлары белән түбәндәге сайтта танышырга мөмкин: https://www.exportcenter.ru/services/spetsialnye-programmy-po-podderzhke-eksporta/transportation/gospodderzhka_transportirovka_promyshlennykh_tovarov_pp_rf/.
Сәнәгать продукциясе экспортерларына мәгълүмат бирү максатларында Whatsapp та мәгълүмат чаты булдырылды https://chat.whatsapp.com/HQo1sJV11cBHPpHGI7CeJm.
Өстәмә сораулар буенча үзәк җитәкчесе урынбасары Вәлиев Айратка +7 (843) 222-90-60 (доб. 278).
Бәян ителгәннәрне исәпкә алып, күрсәтелгән ярдәм чарасын алу өчен сезгә гариза бирергә тәкъдим итәбез. Катнашучылар турындагы мәгълүматны почтага җибәрергә Lyudmila.Y@tatar.ru.