2025 елның 25-27 февралендә Яшел Үзән шәһәрендә 2011-12 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында «Татарстан өметләре» чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы шәхси-команда беренчелеге узды. Безнең тәрбияләнүчеләр Алинә Герасимова, Гадел Хәбибрахманов, Карина Карпова анда катнаштылар.