Байлангар урта мәктәбендә төрле спорт чаралары үткәрелә, шуларның берсе итек кигән хоккей.
Совет чорында киез итекле хоккейны малайлар һәр ишегалдында диярлек уйнаганнар, ә бүген бу уен үзенең икенче тууын кичерә. Киез итекле хоккей кагыйдәләре традицион уеннан аерылмый диярлек. Төп аерма шунда: алка урынына зур теннис өчен туп кулланыла, ә тимераяклар урынына уенчылар киез итек кия.
Кышкы каникуллар вакытында, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, Байлангар урта мәктәбе укучыларының һәм Байлангар авыл җирлеге яшьләренең ялын оештыру, авылда массакүләм спортны үстерү, укучыларны хоккейга тарту максатларында, авылда «итекле Хоккей»спорт-күңел ачу чарасы оештырылды. Программага физик күнегүләр комплексы, концерт программасы, коймаклы чәй һәм стандарт булмаган хоккей уены кертелгән иде.
Хоккей матчы гадәти булмаган һәм күңелле булды. Барлык катнашучылар да уңай хис-кичерешләр һәм лаеклы бүләкләр алды, ярышлардан соң барлык уенчыларга кайнар чәй эчерттеләр.
Әлеге спорт төре елдан-ел массакүләм характер алыр һәм ерак үткәндәге халык традицияләрен торгызыр дип өметләнәбез.
Чара 2025 елда тәмамланган "Демография» милли проектына алмашка килгән «физик культураны һәм спортны үстерү»дәүләт программасы максатларына һәм бурычларына туры килә.