«Сугыш урлаган балалык» батырлык дәресе

2025 елның 3 марты, дүшәмбе

Ватанны саклаучылар елы кысаларында С.В.Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә күп профильле лицейның 3Б сыйныфы укучылары өчен Гарифуллина Рәмзия «Сугыш урлаган балалык» дигән батырлык дәресе үткәрде. Балалар герой-пионерлар Леня Голиков, Марат Казей, Зина Портнова, Лара Михеенко һәм Бөек Ватан сугышы елларында үз гомерләрен биргән башка пионерларның батырлыклары белән танышты. Өлкәннәр белән беррәттән алар разведкага йөри, мөһим мәгълүматлар алып кайта, дошман поездлары, машиналар, күперләр, складлар шартлата. Аларның һәр батырлыгын Ватан орденнар һәм медальләр белән бәяләде. Чарада балалар сәнгать мәктәбенең «Юные сорванцы театры» һәм «Фантазеры» театр студиясе укучылары (укытучылары Хәбибуллина Д.Р., Бурцева С.В.) «Ленинград камалышы балалары» дигән күренешне сәхнәләштерделәр. Чара китапларга күзәтү белән тәмамланды.

#80летПобеды

#ГодзащитникаОтечества

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International