Халыкка белешмәлек шартлаткыч җайланма булырга мөмкин шикле предмет табылганда.

2025 елның 5 марты, чәршәмбе

Транспортта, баскыч мәйданчыкларында, фатир ишекләре янында, учреждениеләрдә һәм җәмәгать урыннарында шартлаткыч булырга мөмкин шикле әйберләр табылса, түбәндәге чараларны күрергә кирәк::
Әгәр дә табылган әйбер, сезнең фикерегезчә, бу урында булырга тиеш түгел икән, бу фактны игътибарсыз калдырмагыз.
Әгәр Сез җәмәгать транспортында онытылган яки хуҗасыз әйбер тапсагыз, янәшәдәге кешеләрдән сорашыгыз. Аның кемнеке һәм аны кем калдырганын ачыкларга тырышыгыз. Әгәр хуҗасы ачыкланмаган икән, кичекмәстән табыш турында машина йөртүчегә хәбәр итегез.

Әгәр дә сез үз йортыгызның подъездында билгесез әйбер тапсагыз, күршеләрегездән сорашыгыз, бәлки, ул аларныкыдыр. Әгәр хуҗасы билгеләнмәгән икән - кичекмәстән табыш турында хокук саклау органнарына хәбәр итегез.
Әгәр сез учреждениедә билгесез предмет тапсагыз, кичекмәстән администрациягә яки сакчыларга табыш турында хәбәр итегез.
Исегездә тотыгыз: закон нигезендә җитәкче үз хезмәткәрләренең тормышы һәм сәламәтлеге өчен шәхси җаваплылык тота.
Барлык санап үтелгән очракларда:
- тимәгез, күчермәгез, табылган әйберне ачмагыз;
 предметны табу вакытын теркәгез;
 кешеләр табыштан мөмкин кадәр ераграк китсеннәр өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышыгыз;

Тәкъдим ителгән эвакуация зоналары:
- калай банка 0,33 литр.…………………………………….60 метр;
 чемодан (кейс).……………………………………………... 230 метр;
 юл чемоданы................................................ 350 метров.
-оператив-тикшерү төркеменең килүен һичшиксез көтегез (хәтерлисез, сез бик мөһим шаһит).
Исегездә тотыгыз: предметның тышкы күренеше аның чын билгеләнешен яшерергә мөмкин. Шартлаткыч җайланмалар өчен камуфляж сыйфатында иң гади көнкүреш әйберләре: сумкалар, пакетлар, тартмалар, уенчыклар һ. б. кулланыла.
Әти-әниләр! Сез балаларыгызның тормышы һәм сәламәтлеге өчен җаваплы. Балаларга аңлатыгыз: урамда яки подъездда табылган теләсә нинди әйбер куркыныч тудырырга мөмкин.

Шартлаткыч җайланмалар булырга мөмкин булган табылдыклар яки шикле предметлар белән мөстәкыйль рәвештә бернинди гамәлләр кылмагыз-бу аларның шартлавына, күпсанлы корбаннарына һәм җимерелүенә китерергә мөмкин.
Шикле предмет табылганда, кичекмәстән түбәндәге телефоннарның берсе буенча хәбәр итегез:
Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлеге- 102, 02, 8(84364)2-70-80;
Федераль куркынычсызлык хезмәте бүлеге буенча кизү торучы - (843) 231-45-45.
Исегездә тотыгыз: шикле предмет табылганда, мобиль элемтәдән файдалану катгый тыела!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International