Әдәби кичә “Язлар матур хатын-кызлар белән”

2025 елның 5 марты, чәршәмбе

5 нче март көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х., социаль  ярдәм үзәге  “НАЗ” да ял итүче  пенсионерлар өчен, Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган “Язлар матур хатын-кызлар белән” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде. Чара барышында ял итүчеләр бәйрәмнең тарихы белән таныштылар. Биредә дәваланучылар “Умырзая”, “Роза чәчәге” төркемнәренә бүленеп кызыклы биремнәр үтәделәр. Язга багышланган  татар халык мәкальләре, сынамышлар белән таныштылар. Шагыйрә Р.Вәлиева, якташ шагыйрә Н.Сәгъдиева, М.Мәрданованың язга багышланган шигырьләрен тыңладылар. Видео-язмадан татар халкының иң мәшһүрхатын-кызлары белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International