Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты визиты

2025 елның 12 марты, чәршәмбе

Хөрмәтле Кукмара муниципаль районы халкы!

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты (алга таба – Дәүләт комитеты) Дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Л.в. Хәбибуллинаның 2025 елның 8 апрелендә Кукмара муниципаль районына планлаштырылган визиты турында хәбәр итә.

Күчмә чара кысаларында дәүләт комитеты компетенциясенә караган, шул исәптән бәяләр һәм тарифлар билгеләүгә кагылышлы мәсьәләләр буенча гражданнарны күчмә кабул итү оештырылачак (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 13.11.2006 №537 карары нигезендә).

Шулай ук районыбызның җайга салынулы оешмаларына аларның эшчәнлегенә мониторинг үткәрү һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын бәяләү максатында бару планлаштырыла.

Гражданнарны кабул итү урыны һәм вакыты турында тулырак мәгълүмат өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International