2025 елның 13-15 мартында Казанда 2007/08 елгы командалар арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге финалы узды.Финалда иң көчле командалар: Казанның «Стрела», Кукмараның «Олимп», Менделеевскиның «Айсберг», Казанның «Ак бүре» командалары катнашты. Уеннар нәтиҗәләре буенча «Олимп» командасы, тренер Булат Кадыйров өченче урынга чыкты. «Иң яхшы сакчы» номинациясендә Дамир Галиуллин танылды. Егетләрне, тренерны, шулай ук ата-аналарны командага ышанганнары өчен чын күңелдән котлыйбыз.