14 март көнне К.Ф. Шакиров исемендәге Зур Сәрдек гимназиясенең 9 сыйныф укучылары өчен, «Пушкин картасы» проекты кысаларында, китапханәче Саттарова Л.Р «Күктә төнге албастылар» дигән патриотик сәгать үткәрде. Китапханәче укучыларны Ш.Рәкыйповның “Кызлар-йолдызлар” әсәрендә сурәтләнгән хатын-кызлардан гына торган очучылар полкның сугыштагы батырлыгы турында сөйләде. Әлеге китап буенча эшләнгән буктреллер һәм презинтация күрсәтелде.