18 март көнне, үзәк китапханә хезмәткәре Саттарова Л.Р., Пушкин картасы проекты кысаларында, Манзарас авылының С.А. Әхтәмов исемендәге мәктәпнең 9 сыйныф укучылары өчен «Күктә төнге албастылар» дигән патриотик сәгать үткәрде. Китапханәче укучыларны Ш.Рәкыйповның “Кызлар-йолдызлар” әсәрендә сурәтләнгән хатын-кызлардан гына торган очучылар полкның сугыштагы батырлыгы турында сөйләде. Әлеге китап буенча эшләнгән буктрейлер һәм презентация күрсәтелде.