Кукмарага эш визиты белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Иванов килде.

2025 елның 20 марты, пәнҗешәмбе

Кукмарага эш визиты белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Иванов килде. Башта ул район башлыгы Сергей Димитров белән берлектә гражданнарны кабул итте.

Депутат белән очрашуга Кукмарадан Дамир Рәфыйков килде. Ул Көнчыгыш урамындагы авария хәлендәге йортларның торышы белән борчыла. Анда аның 88 яшьлек әнисе, беренче төркем инвалид яши. Ул бу йортларда яшәү өчен бернинди шартлар да булмавын һәм бу мәсьәлә буенча төрле инстанцияләргә мөрәҗәгать итүләрен сөйләде.

Депутат белән очрашуга килгән Петр Егоров Мамадыш районының Түбән Искубаш һәм Алгай авыллары арасындагы юлны ремонтлау кирәклеге турында хәбәр итте. Юлның бу өлеше элекке колхозлар заманында салынган булган, ә хәзер ул бик начар хәлдә һәм йөрергә яраксыз.

Кукмарадан Мәхмүт Исмәгыйлев күчмә күргәзмә оештыруда ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.
Анатолий Иванов һәркемнең мөрәҗәгатьләрен тыңлады һәм аларны игътибарга алды.

Аннары депутат район үзәк хастаханәсенең реконструкцияләнгән йогышлы авырулар бүлегендә булды. Ул биредә үткәрелгән ремонтны югары бәяләде.
Барлык бу мәсьәләләр «тормыш өчен Инфраструктура»милли проекты кысаларында каралачак.


Дәүләт Думасы депутатының эш сәфәре Кукмара аграр көллиятендә дәвам итте. Анда алар уку корпусларын карадылар, техник база белән таныштылар, шулай ук укучылар белән аралаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International