20 нче март көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х.,үзәк китапханәдә “Сөембикә” кунаклары өчен “Яз бәйрәме - Нәүрүз!” дип исемләнгән фольклор бәйрәме үткәрде. Китапханәче Нәүрүз бәйрәменең тарихы белән таныштырып үтте. Яз кызы - Нәүрүзбикә бәйрәмнең төп кунагы булды. Нәүрүзбикә матур теләкләр теләде, кунаклар өчен татар халык уены “Там, там, тамчы, там” уенын уйнатты. Кыш бабайның килүе дә бәйрәмне ямьләде. Чарага килгән кунаклар җырга, уеннарга осталыкларын күрсәттеләр. Кыш бабай белән Нәүрүзбикә төрле уеннарда катнаштылар, кунаклар белән бергә рәхәтләнеп күңел ачтылар. Мәдәният йорты хезмәткәре Әлфинур Юнысова Әхмәт Фәйзи сүзләренә язылган “Умырзая” җырын башкарды. Бәйрәмнең гореф-гадәтләре буенча, кунаклар коймак һәм йомырка белән сыйландылар.