Фәнни-методологик семинар: "Муниципаль энциклопедия: эшнең төп этаплары, мәкаләләр язу һәм иллюстрацияләр җыю методикасы»

2025 елның 21 марты, җомга

21 март көнне Үзәк китапханәдә «Муниципаль энциклопедия: эшнең төп этаплары, мәкаләләр язу һәм иллюстрацияләр җыю методикасы»дигән темага фәнни-методологик семинар узды. Семинар барышында Кукмара районының муниципаль энциклопедиясен төзү мәсьәләсе каралды. Семинарда район башлыгы киңәшчесе Кәримуллина Р.А.,авыл тарихы китаплары авторы Хөсәенова Р. С.,Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясеннән М.Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, сәнгать белеме кандидаты Галимова Эльмира Мөнир кызы, тарих фәннәре кандидаты, директор урынбасары Айнетдинова Лариса  Мәхмүт кызы, электрон-цифрлы ресурслар бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Давлет Лилия Шамил кызы чыгыш ясадылар. Алар семинарда катнашучыларны Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясеннән М.Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының эшчәнлеге белән кыскача таныштырдылар. Район энциклопедиясен чыгару, аңа материал туплауның эш этаплары һәм методикасы турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International