2025 елның 21 мартыннан 23 мартына кадәр Апас бистәсендә 2008/09 елгы командалар арасында «Алтын алка» яшь хоккейчылар клубының Бөтенроссия ярышларының республика этабы финал уеннары узды. Ярышларда Казан шәһәренең «Ак Бүре», Актанышның «Лачын», Менделеевскиның «Айсберг», Апасның «Алтын Алка», Кукмарадан «Олимп» командалары катнашты. Уеннар нәтиҗәләре буенча «Олимп» командасы, тренер Булат Кадыйров 2 урынны яулады. «Иң яхшы сакчы» номинациясендә Раиф Гаязов танылды.