Укучыларның көзге каникуллары гөрләп дәвам итә. Егет-кызларыбызның күбесе ялларны файдалы, мавыктыргыч итеп уздырырга тырыша. Арада төрле конкурс-бәйгеләрдә катнашып җиңү яулаучылар да бар. Әйтик, районыбызның Вахит авылында яшәүче, Янил урта мәктәбенең 11 сыйныфында белем алучы Нияз Кәримуллин “Барс Медиа” компаниясенең “Татар радиосы” үткәргән бәйгедә катнашып, 14 ноябрьдә башкаланың Эрмитаж клубында узачак “Татарча HALLOWEEN”га ике кешелек билет, “Татар радиосы”ның логотибы төшерелгән мендәр һәм Казандагы “Империя танца” студиясендә биюләргә өйрәнү өчен 1400 сумлык сертификат отты. Ниязны чын күңелебездән котлыйбыз!