Тематик кичә “Театр- ул искиткеч могҗиза!”

2025 елның 26 марты, чәршәмбе

26 нче март көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х., социаль  ярдәм үзәге  “НАЗ” да ял итүче  пенсионерлар өчен  Халыкара театр көне уңаеннан “Театр - ул искиткеч могҗиза” дигән тематик кичә үткәрде. Китапханәче татар театрының барлыкка килү тарихын сөйләде. “Сәхнә” журналында басылган мәкаләләр белән таныштырып үтте. Чара барышында ял итүчеләр шигырьләр тыңладылар. ”Йомры икмәк” әкиятендә бик теләп катнаштылар. Биредә дәваланучы Габидуллина  Илсияр ханым, Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар драма театрында эшләүче кызы, якташыбыз Физәлия Хәлил кызының рольләре  турында әйтеп үтте. Биредә дәваланучылар бик күңелле итеп  “Аулак өй” уенында да катнаштылар. Миннемуллин Миннехан  абый гармунда уйнап “Аулак өй”дә катнашучыларны җырлатты, биетте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International