Кадерле шәһәрлеләр, безнең Кукмара Уңайлы шәһәр мохитен булдыруның иң яхшы проектлары Бөтенроссия конкурсында катнаша.
Җиңү очрагында Ленин урамын төзекләндерүне дәвам итә алабыз. Бездә 2026-2027 елларда яңа уңайлы мәйдан барлыкка киләчәк — хәзер үзәк мәйданнан Муса Җәлил урамына кадәр.
Бу ничек булачак-бергә хәл итәбез.
Хәзерге вакытта проект командасы конкурс заявкасы өстендә эшли. Безгә сезнең фикерегезне ишетү мөһим — иҗтимагый фикер алышуларга килегез, үз шәһәрегезне нинди итеп күрергә теләвегез һәм анда нәрсә булырга тиешлеге турындагы идеяләрегез белән уртаклашыгыз .
Сезне иҗтимагый фикер алышуларда көтәбез
3 апрель көнне 17:00 сәгатьтә Үзәк китапханәдә,
Ленин урамы, 36 адресы буенча.
Очрашканчы!