Республикада 2025 елда атмосфера һавасының температура нормасы арту күзәтелә, бу талпан вируслы энцефалитын таратучы талпаннарның тереклек эшчәнлеге шартларына йогынты ясарга мөмкин.
Талпаннар кышкы йокыдан иртә язда, беренче проталиннар барлыкка килү белән уяна, шуңа күрә апрельдә үк алар белән очрашуга тулысынча әзер булырга кирәк.
Талпаннар белән йөртелә торган барлык авырулардан прививкалар әлегә эшләнмәгән, тик иң дәһшәтле – талпан вируслы энцефалитыннан(алга таба-КВЭ) прививка ясатырга мөмкин һәм кирәк.
КВЭДАН вакцинацияне көзен башламаган кешегә мартта беренче прививка алырга кирәк.
Вакцинация ике тапкыр үткәрелә, беренче һәм икенче прививкалар арасында минималь интервал – 1 ай.
Бик мөһим! Вакцинациядән соң иммунитет булдыру өчен кимендә ике атна кирәк, шуңа күрә прививка ясату курсын (ике прививка) имин булмаган территориягә китәргә 2 атнадан да соңга калмыйча тәмамларга кирәк.
Энцефалитка каршы иммунитетка ярдәм итү өчен бер елдан ревакцинация ясарга кирәк. Аннан соңгы ревакцинацияләр 3 ел саен үткәрелә.
План тәртибендә һөнәри хәвеф-хәтәр төркемнәрендәге затлар мәҗбүри вакцинацияләнергә тиеш:
- вируслы талпан энцефалиты буенча эндемик территорияләргә чыгучылар;
-бу территорияләргә килгән, талпаннар белән контактта булу куркынычы зур булган эшләр (агач әзерләү, авыл хуҗалыгы һәм гидромелиорация эшләре, экспедицияләр, урманны чистарту һәм төзекләндерү һ.б.) башкаручы затлар.
Сәламәтлегегезне алдан ук кайгыртыгыз!