Кукмарада ир-ат үтерү белән янауда гаепле дип табылган

2025 елның 26 марты, чәршәмбе

Кукмара районы прокуратурасы элек тә хөкем ителгәне булган 47 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

Суд аны үтерү белән янауда гаепле дип тапты. 

Эш материаллары буенча, быелның гыйнварында Лубян авылында яшәүче исерек хәлдәге ир-ат бергә яшәүче хатыны белән тавышка керә һәм, аның муенына пычак терәп, үтерү белән яный.

Ир-ат үз гаебен таныды.

Суд, дәүләт гаепләүчесе фикерен исәпкә алып, аңа шартлы рәвештә 8 айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләде, сынау срогы 1 ел. Моннан тыш, хөкем ителүчене махсус органга хәбәр итмичә даими яшәү урынын үзгәртмәскә мәҗбүр итте. 

Хөкем карары әле законлы көченә кермәде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International